6 июнь һәр елны Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна укучылар һәм шәһәр халкы өчен китапханә территориясендә «Пушкин наше все» дигән күргәзмә әзерләде. Биредә шулай ук «Читаем Пушкина», исемле акция үткәрелде. Әлеге акциядә өлкәннәр һәм балалар Пушкинның үзләре яраткан шигырьләрен укыдылар.