6 июнь көнне җәйге уку залы үз эшен башлады. Үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре Комсомол мәйданында бөек рус язучысы А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырдылар. Ата-аналар һәм балалар китап күргәзмәсе, яңа китаплар һәм журналлар белән таныштылар, вакытны файдалы итеп үткәрделәр.