Түбән Комар авылы китапханәчесе "Православие инициативасы" программасы буенча "Книжная Полянка» җәйге мәйданчыгында Бөек рус шагыйре А. С. Пушкинга багышланган " Әкияти аланда Лукоморья» дип исемләнгән әдәби лабиринт уздырды. Шулай ук "Пушкин воспеты Строкою » дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Бәйрәмдә өлкән һәм урта яшьтәге балалар бик теләп катнашты. Пушкинның акыллы әкиятләре тормышны бөтен кыенлыкларында аңларга өйрәтәләр, хисләрне һәм фикерләрне ачып бирәләр.
Балалар һәм өлкәннәр Александр Пушкинның балачак еллары, әкиятләрдән өзекләр сөйләделәр, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Ә соңыннан "Балыкчы һәм балык турында әкият" тыңладылар, Вислух Павлова Элина һәм Бекчентеев Григорий әсәрләрен укыдылар. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.