Байлангар авылы китапханәсе каршында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Күңелле балачак" дип исемләнгән балалар бәйрәме узды. Бәйрәмдә балалар күңелле танып-белү уенында катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, уеннар уйнадылар. Аннан спорт эстафетасында катнашып күңел күтәренкелеге алдылар. Соңыннан баллы өстәл оештырылды.