02.06.2019 Байлар Саба бистәсендә Зилант спорт мәктәбенең йөзү бүлеге тәрбияләнүчеләре Саба муниципаль районының ачык беренчелегендә катнаштылар.

2019 елның 7 июне, җомга

02.06.2019 Байлар Саба бистәсендә Зилант спорт мәктәбенең йөзү бүлеге тәрбияләнүчеләре Саба муниципаль районының ачык беренчелегендә катнаштылар. Беренче урынны Андрей Данилов 100м дистанциядә , Эдуард Кругляков 50 м ирекле стильдә, Никита Данилов 50 м аркада, Чулпан Мотыйгуллина 100м брасс белән. Икенче урынны Андрей Данилов 100м га брасс белән йөзүдә, Эдуард Кругляков 100м комплекслы йөзү белән, Алия Сафина 50 м га аркада һәм 100м га ирекле стиль белән йөзүдә, Эльза Михайлова 100м брасс белән, Никита Данилов 100м ирекле стиль белән йөзүдә алды. Камил Хәбибуллин 50 м га ирекле стиль белән һәм 100 м га комплекслы йөзүдә, Әмир Михайлов 50 м га аркада йөзүдә, Ильяс Гафиятуллин 100 м га брасс белән йөзүдә, Гөлзада Рәхимҗанова 50 м га аркада, Данил Сабирҗанов 100 м га ирекле стиль белән йөзүдә өченче булды. Укучыларны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба укуларында һәм спортта уңышлар телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International