7 май көнне социаль ярдәм үзәге” Наз “ бүлегендә ял итүче пенсионерлар өчен Үзәк китапханә китапханәчесе Сәлимова Тәскира Харис кызы , “Күңел кыңгыраулары” дигән әңгәмә уздырды . Әлеге кичәдә якташ язучы Розалия Яппарованың “Көзге ташу” дигән беренче китабы тәкъдим ителде. Кичә барышында шагыйрә үзе белән, үз иҗаты белән таныштырды, үзенең китабыннан туган ягыбызга, әниләргә, өлкәннәргә багышланган шигырьләрен укыды.