Россия көне уңаеннан китап укучылар белән очрашу

2019 елның 11 июне, сишәмбе

11 июньдә балалар китапханәсендә китап укучылар белән очрашу узды. 12 июнь - Россия көне дип билгеләнеп үтелә. Китапханәче Хафизова Гөлфия балаларга презентация ярдәмендә бу көннең тарихы турында сөйләде, илебезнең төп символлары: герб, гимн һәм флаг  кебек төшенчәләрне аңлатты.  Балалар викторина сорауларына  җавап бирде. Укучылар игътибарына илебез тарихы, безнең күпмилләтле халкыбыз традицияләре һәм мәдәнияте турында китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International