12 июнь көнне «Зилант» спорт комплексында Россия көненә багышланган өстәл теннисы буенча турнир узды.

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

12 июнь көнне «Зилант» спорт комплексында Россия көненә багышланган өстәл теннисы буенча турнир узды. Ярышлар өч яшь төркемендә узды: 2008 ел һәм яшьрәк балалар арасында, 2007 елгы һәм олырак егетләр һәм кызлар арасында, 55 яшь һәм олырак ветераннар арасында. Беренче яшь төркемендә Симур Солтанов (Кукмара 3нче урта мәктәбе) җиңде), икенче урында Ислам Шафиков (Туембаш урта мәктәбе), өченче урында Рушан Байметов (Кукмара 4нче урта мәктәбе).  Икенче төркемдә 1 урынны Динә Кәримова (Кукмара 4нче урта мәктәбе) һәм Марат Маковецкий(В. Поляны) алды, 2 урынны Илүзә Хөснетдинова һәм Данил Белов (А. М. Булатов исемендәге лицей), 3 урын-Илсия Фәйзрахманова (Манзарас авылы мәктәбе) һәм Эдуард Трофимов(Поршур авылы). Ветераннар арасында Александр Караваев (В. Поляны) җиңүче булды, икенче урында Рамил Әхмәтҗанов(Кукмара) һәм өченче урында Ринат Ваһапов (Кукмара).  Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм кыйммәтле призлар, ә кызлар һәм хатын –кызлар, гадәттәгечә-чәчәкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International