Бүген, 2019 елның 11 июнендә Кукмара районында социаль хезмәткәрләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар һәм социаль хезмәт ветераннары, шулай ук районда эшләүче социаль учреждениеләр: социаль яклау бүлеге; «Тылсым» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге; «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге; матди ярдәм бүлеге; «Наз»социаль ярдәм үзәге катнашты. Анда йөздән артык кеше катнашты.
Иң намуслы хезмәткәрләрне Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Бәйрәмдә катнашучыларны күңелле сәнгать номерлары белән һәм «Шәфкать " тернәкләндерү үзәге балалары ясаган оригиналь бүләкләр белән сөендерделәр .