2019 елның 12 июнь көнне Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан спорт бәйрәме үткәрелде.

2019 елның 14 июне, җомга

2019 елның 12 июнь көнне Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан спорт бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә II-коррекция төркеме балалары катнашты.

Бәйрәм башланыр алдыннан балалар бәйрәмнең символы булган  «Моя Россия! " җырын җырладылар.

Ярышлар программасына күңелле команда ярышлары кертелгән иде, аларда катнашучылар җиңүгә ирешү өчен көч, җитезлек, тизлек, чыдамлык, шулай ук команда рухы күрсәтергә тиеш иделэр! Балалар бик теләп эстафеталарда,  бию флешмобында катнаштылар, көч сынаштылар, спорт турында табышмаклар чиштеләр.

Бәйрәм бик күңелле узды. Спорт рухы сынатмады – җиңелүчеләр булмады. Дуслык жиңде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International