2019 елның 14 июнендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  шәфкать туташы Гайнанова Д. Г. «Ашказаны-эчәк авыруларын профилактикалау» темасына балалар өчен чираттагы «Медицина сәгате» үткәрде.

2019 елның 14 июне, җомга

          Әлеге әңгәмәнең максаты-балаларда шәхси гигиена турында белемнәр формалаштыруга ярдәм итү.

          Балалар ашау алдыннан кулларны сабын белән юарга, җиләк-җимеш һәм яшелчәне юып ашарга, яраклылыгы чыккан азык-төлекне кулланмаска, кайнаган су эчәргә тиеш икәнен белделәр.

          Балалар мәгълүматны зур игътибар белән тыңладылар һәм медицина хезмәткәренең сорауларына җавап биреп, актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International