Кукмара районы “Шәфкать” мөмкинлекләре чиклэнгэн балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Александр Сергеевич Пушкинның туган көне уңаеннан бөек шагыйрь әкиятләре буенча «Лукоморья янында...» дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде.

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

      Кукмара районы “Шәфкать” мөмкинлекләре чиклэнгэн балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Александр Сергеевич Пушкинның туган көне уңаеннан бөек шагыйрь әкиятләре буенча «Лукоморья янында...» дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде.

             Викторина уен буларак оештырылды, анда ике команда ярышты: «Акыллылар» һәм «Белемлеләр». Балалар бик теләп язучының барлык әкиятләрен искә төшерделәр, геройларның уңай һәм тискәре сыйфатларын ачыкладылар. Викторина бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Хәер, фикер алышу бик көчле, эмоциональ рәвештэ узды, ахырда «дуслык»җиңде.   

             Мондый викториналар балаларда әдәби мирасны өйрәнүгә кызыксыну тудыра, иҗади сәләтне, логик фикерләүне үстерә, командада эшләү күнекмәләрен бирә.

           Соңыннан балалар А. С. Пушкинның «Балыкчы һәм балык турында әкият» буенча мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International