12 июнь көнне Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында Россия көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәм чарасы кысаларында татар эстрадасы җырчысы, "Алтын Барс" премиясе лауреаты," Татар җыры -2015 "Елын ачу" номинациясендә җиңүче һәм "Кукмара кышы" район конкурсы Гран-при иясе Марат Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Программаны популяр алып баручы Руслан Гыйльметдинов алып барды. Концерт номерлары күңелле уеннар белән үрелеп барды. Чара DjMazis дискотекасы белән тәмамланды.