Очрашуның темасы: «Ничек үз үзеңә бәя арттыру»

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

2019 елның  17 июнендә Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Мифтахова Гөлия Ибраһим кызы    ведомствоара  “Без бергэ” исемле программа буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендә йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрелде.

Очрашуның темасы: “Ничек үз  үзеңә бәя арттыру”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән, үз үзеңә уңай бәя бирә белү турында әнгәмә корылды, ун хатынкызга буклетлар өләшенелде. Бары тик шундый уңай көй белән генә гаилэ тормышында бүгенгесе һәм киләчәктә  зур ышаныч булып тора.

Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру,  яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик  проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне  планлаштыру буенча ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International