Дәрес-презентация "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бел!"

2019 елның 18 июне, сишәмбе

18 июнь көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова 4 нче мәктәп каршында ял итүче балалар өчен "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бел!" дип исемләнгән дәрес-презентация үткәрде. Балалар презентация карадылар, юл йөрү кагыйдәләре белән таныштылар, юл билгеләре турында табышмаклар чиштеләр, «Әкиятләр юллары буйлап» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, «Светофор» җырына караоке башкардылар. «Әкият транспорты» дип исемләнгән видеоклип, «Светофор» дигән мультфильм карадылар.

Чарада «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Кукмара районындагы профилактика бүлеге начальнигы Яковлева Елена Владимировна катнашты. Балалар аның сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар: җәяүлеләр юлы һәм аннан ничек чыгу, светофор ни өчен кирәклеген белделәр, шулай ук транспортның төрле төрләре белән таныштылар. Ул балаларның киемнәрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмауларын теләде. Барлык балаларга да юл йөрү кагыйдәләре буенча китаплар һәм яктылык кайтаргыч значоклар тапшырды. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International