19 июнь көнне балалар китапханәсендә Ошторма-Юмья урта мәктәбе каршындагы «Кояшкай» лагеренда ял итүче балалар кунакта булдылар. Китапханәче Гөлфия Хафизова “Китаплар дөньясында” дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Ул балаларны китапханәнең тарихы һәм кагыйдәләре белән таныштырды, китап сайлау, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тоту турында сөйләде. Балалар уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.