Экологик дәрес“Дару үләннәре дөньясында"

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Югары Күзмис, Балдыкнә авыл китапханәсе китапханәчеләре “Инвис” мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен “Дару үләннәре дөньясында"дип исемләнгән экология дәресе үткәрделәр. Чара барышында балалар дару үләннәре әзерләү ысуллары белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр, нинди авыруларда файдаланырга мөмкин икәнлеген искә төшерделәр. Балаларга уен-викторина тәкъдим ителде, анда алар бик теләп катнаштылар.  Чара ахырында " Әйләнә-тирәбездәге дару үләннәре» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International