Җәй - һәр баланың иң яраткан чоры, шуңа күрә бу чорда балалар ялын дөрес итеп оештырырга кирәк.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы инвалид балалар өчен җәйге ял чаралары планы эшләнгән.
Бүген, 2019 елның 19 июнендә, социаль педагог Турова Наилә Ринат кызы июнь аенда туган көннәрен бәйрәм итүчеләр өчен күңел ачу чарасы оештырды. Чарада катнашучыларның барысында күтәренке кәеф булды. Балалар төрле уеннарда бик теләп катнаштылар.
Социомәдәни тернәкләндерүнең әлеге төре балалар коллективын тупларга, балаларның талантын, иҗади сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә.