Березняк авылы китапханәчесе 8-9 нчы сыйныф укучылары белән “Мин һәм син- хезмәттә” дип исемләнгән профессияләргә багышланган дискуссия сәгате үткәрде. Чарада балалар игътибарына һөнәрләрне яктырткан китапларга күзәтү үткәрелде. Соңыннан балалар үзләренә ошаган һөнәрләр турында сөйләделәр киңәшләр сорадылар, кайбер уку йортларына интернет аша сәяхәт кылдылар.