Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Милосердие” тернәкләндерү  үзәгендә инвалид балалар өчен 2019 елның 20 июнь көнендә социаль педагог Турова Наилә Ринат кызы  “Зилант  балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе” тренерлары белән берлектә күңелле спорт ярышы оештырды.

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

        Балалар ике командага бүленеп, визит карточкасы әзерләделәр: команданың исеме һәм девизы.   Соңыннан барысы да зур теләк, җиңүгә омтылыш белән күңелле узган ярышларда катнаштылар.

       Бу ярыш уен формасында узганга күрә, балалар зур кызыксыну белән катнаштылар. Урыннан еракка туп ату, скакалка белән сикерү  һәм башка кызыклы уеннар балалар өчен зур юаныч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International