Кукмара районы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен “Минем булачак һөнәрем турынла хыялым” дип аталган әңгәмә үткәрелде. Төп максат булып - балаларны төрле һөнәрләр белән тирәнтен таныштыру, хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү иде.
Әңгәмә барышында тәрбияче һөнәрләр турында сөйләде, бүгенге заманда иң кирәкле һөнәрләрне атап үтте. Һәрбер бала үзенә ошаган һөнәр турында сөйләп китте. Әңгәмәне дәвам итеп, “Бөтенесе синең кулда” дип аталган хикәя тыңладылар. “Плюс һәм минус” уены вакытында, балалар һөнәрләрнең уңай һәм тискәре якларын ачыклый алдылар, фикерләрен белдерделәр.
Балаларны кече яшьтән үк һөнәрләр дөньясы белән таныштыру - бик мөһим урынны алып тора. Мондый әңгәмәләр балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерергә, үз фикерләрен әйтергә өйрәтәләр, булачак һөнәрләрен сайларга һәм киләчәк тормышларын күзалларга ярдәм итә.
Шуңа күрә, без үзебезнең эшебездә бу өлкәгә зур игътибар бирәбез: балаларны һөнәр сайлау кагыйдәләре белән һәрдаим таныштырып торабыз, һөнәр сайлаганда үзегезнең физик, интеллектуаль һәм психологик мөмкинлекләрегезгә карап сайларга кирәк дип аңлатабыз.
Каримова Альбина Хидиал кызы
II – коррекцион төркем тәрбиячесе