2019 елның 21 июнендә хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар социаль педагог Турова Наилә Ринат кызы белән бергә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар белән әлеге истәлекле дата буенча алдан эш алып барылды. Тәрбиячеләр тарафыннан Бөек Ватан сугышы турында әңгәмә үткәрелде, балалар Кукмара районының сугыш ветераннары исемлеге белән таныштылар. Тәрбиячеләр җитәкчелегендә балалар гофрирланган кәгазьдән үз куллары белән чәчәкләр ясадылар.
Мондый чаралар балаларда патриотик хисләр, үткәннәргә хөрмәт тәрбияли.