Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә 2019 елның 20 июнь көнне "Геройлар янәшә яши» дигән темага «Аралашу клубы» ның чираттагы утырышы узды. Очрашуга бик күп кунаклар чакырылган иде: Нигъмәтҗанов Равил - Кукмара районының инвалидлар җәмгыяте рәисе, Галиәхмәтов Дамир – Кукмара районының «Аргамак» инвалидлар командасы тренеры, Большаков Николай - өстәл уеннары буенча Татарстан чемпионы, Әсхәдуллин Райнур - чаңгы спорты, голбол, өстәл уеннары буенча Татарстан җыелма командасы әгъзасы, «Абилимпикс» командасы әгъзасы.
Чакырылган һәр кунак үзенең спортта, тормышта ирешкән уңышлары турында сөйләде. Балаларга кунакларның кайсы өлкәдә эшләве, нинди һөнәрләр белән шөгыльләнүләре турында тыңлау кызыклы булды. Барлык катнашучылар-инвалидлар. Алар тормышта нәкъ менә спорт аларга көчлерәк булырга, максатлар куярга һәм аларның казанышларына ирешергә ярдәм итте, дип сөйләделәр. Тормышта зур нәтиҗәләргә ирешү өчен күп эшләргә, укырга, үсәргә, алга барырга, кыенлыклардан курыкмаска кирәк. Балалар аларны зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр.
Мондый очрашулар балаларны характер, максатчанлык, җиңүгэ омтылыш тәрбияләргә өйрәтә. Бу очрашуда балалар киләчәктә дә уңышлы тормыш өчен күп укырга һәм яхшы һөнәр сайларга кирәклеген аңладылар.
Чара ахырында да балалар һәм кунаклар истәлеккә фотога төштеләр.
Тәрбияче Фазлыева Эльмира Әнис кызы