«Хәтер дәресе»

2019 елның 22 июне, шимбә

    2019 елның егерменче июнендә «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлия Мифтахова Кукмара үзәк китапханәсе белгечләре белән берлектә «Хәтер һәм кайгы көненә» багышланган «Хәтер дәресе» чарасы үткәрделэр. Чараның максаты-балаларда сугыш кырларында һәм тылда хезмәт иткән, Ватаныбыз өчен горурлык хисе тәрбияләү иде.

  Чара барышында балигъ булмаган балаларны бу кайгылы дата - 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлануы, халыкның үз илен нинди югалтулар белән саклап калуы белән таныштырдылар, бу чара презентация белән үрелеп барды. Шулай ук балалар Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр укыдылар. Чара ахырында шәмнәр кабыздылар һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International