Кукмаралылар Казан Сабан туенда катнашты

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов һәм башка кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев каршылады.

Кичэ Казан шәһәренең Мирный бистәсе янындагы Каенлыкта халкыбызның милли Сабантуй бәйрәме узды. Кукмаралылар да әлеге бәйрәмгә үз өлешләрен керттеләр – халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләрен чагылдырган ишегалды тәкъдим иттеләр. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов һәм башка кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев каршылады. Кунаклар күргәзмәләр белән таныштылар, металл савыт-сабалар, киез итек-киез, тегү фабрикасы җитештергән продукцияләр белән кызыксындылар, ишегалдында оештырылган уеннарны карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International