24 июнь көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Алсу Багавиева «Шәфкать» тернәкләндерү үзәге балалары өчен «Сугыш шулай башланып китте» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. Ул балаларга сугыш турында сөйләде. Сугыш чорында тылда куелган хезмәтләр, балаларның авыр балачагы, шулай ук Марат Казей, Лени Голиков һәм Галина Портнованың исемнәрен һәм батырлыкларын искә төшерделәр. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.