Березняк авылы китапханәчесе мәктәп каршында оештырылган ял лагеренда тәрбияләнүче балалар игътибарына китап-журналлар аша “Әкият” курчак театрына сәяхәт ясады. Бу сәяхәттә китапханәче “Әкият” курчак театры бинасы турында кыскача белешмә бирде, анда эшләүче артистлар турында сөйләп үтте. Соңыннан балалар театрда эшләүче якташ артистыбыз Юрий Чуктиевның тормыш юлы белән якынрак таныштылар.