Хөрмәтле китап укучылар, 24 июньнән Кукмара үзәк китапханәсе сезне “Буккроссинг” акциясында катнашырга чакыра.
Биредә сез:
-Үзегезгә ошаган китапны сайлап ала аласыз.
-Башка кеше дә алып укый алсын өчен аны кире алып килә аласыз.
-Үзегезнең өйдә кирәксез китапларны алып килеп бирегә куя аласыз..
Китапны алыштыру урыны: үзәк китапханә территориясе.
Барыгызны да әлеге акциядә катнашырга чакырып калабыз.
Эш сәгате: 8.00-18.00