25 июнь көнне китапханә хезмәткәрләре “Нараткай” лагерында булдылар. Китапханәче Пахомова Валентина Геннадиевна яшьүсмерләр өчен
“Тормыш матур, аны юкка үткәрмә”дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында Валентина Геннадиена наркомания, аның сәламәтлеккә зыяны турында сөйләде. Төрле конкурслар үткәрде.
Балалар китапханәсе китапханәчесе Багавиева Алсу Расим кызы китапларга күзәтү ясады, “Мин сәламәтлекне сайлыйм”дигән рәсем конкурсы үткәрде. Балалар начар гадәтләр, сәламәт яшәү рәвешенә карата үз фикерләрен җиткерделәр. Әлеге чара анкета тутыру һәм буклетлар өләшү белән тәмамланды.