Марат Әхмәтов: Татарстанда 470 мең тонна азык берәмлеге әзерләнгән

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлек азыгы әзерләү һәм кырларны эшкәртү эшләренең барышы турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, күп кенә авыл хуҗалыгы оешмалары күпьеллык үләннәрне беренче кат чаптыруны төгәлләделәр инде. Агымдагы көнгә 250 мең тонна печән һәм 1,2 млн.тонна сенаж әзерләнгән - 470 мең тонна азык берәмлеге яисә 1 шартлы баш терлеккә 9 центнер азык берәмлеге.
«Безнең 3 районның 100 га авыл хуҗалыгы җирләренә 40 баштан артык терлек тыгызлыгы бар. Бу-Балтач, Әтнә һәм Саба районнары. Һәм бу районнарда иң югары җитештерүчәнлекле эш билгеләп үтелде. Актаныш, Кукмара, Арча, Теләче, Ютазы районнары хуҗалыкларының оешкан эшен билгеләп үтәргә мөмкин», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы кырларны эшкәртү темасына аерым тукталды. Шулай итеп, республикада чәчүлекләр структурасы буенча 341 мең га пар җирләре һәм көзге культураларның яртысыннан артыгы парам буенча урнаштырылачак. Оператив мәгълүмат буенча бүгенге көнгә 274 мең га яки фараздан 80% эшкәртелгән.
Министр сүзләренә караганда, быел республика көзге культураларны җитди проблема белән очрашкан. Уҗымнарның һәлак булуы чәчелгән мәйданның 39% ын тәшкил итә-219 мең га зыян 1,6 млрд.сум тәшкил итә. Марат Әхмәтов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына зыянны түләттерү өчен документлар экспертизага җибәрелде, дип билгеләп үтте. "Хәзерге вакытта документларны тикшерү төгәлләнде, һәм без күпмедер күләмдә финанс ярдәме алырга өметләнәбез», - дип хәбәр итте ул.
Шулай ук Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республика умартачыларыннан умарталарда умарталарның күпләп һәлак булуы турында шикаятьләр килә. Моның сәбәбен авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен химик эшкәртү белән бәйлиләр. Министр пестицидларны куллану пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү өлкәсендә Россия Федерациясе законнары белән регламентлаштырылуын билгеләп үтте. Ул хуҗалык җитәкчеләрен әлеге таләпкә җаваплырак карарга, шулай ук алда торган кырларны эшкәртү турында халыкка һәм ветеринария хезмәтләренә алдан кисәтергә өндәде.
Татар версиясе яңалыклар: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1506804.htm
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International