2 июль көнне, Татар көне кысаларында, "Нараткай" лагеренда халык инструменты, милли коймак, бию, костюмнар буенча мастер - класс үткәрелде, шулай ук курчак театры буенча мастер-класс булды. Барлык мастер-класслардан соң "Озын толым" конкурсы үткәрелде, анда Сәрдәүш авылыннан Петрова Алена беренче урынны алды.