3 июль көнне Нараткай лагеренда "Без бер телдә сөйләшәбез" программасы кысаларында керәшен татарлары көне узды. Көндез мастер-класслар оештырылды, кич белән уеннар һәм концерт программасы белән "Симет" бәйрәме узды. Балалар бик теләп конкурсларда катнаштылар