4 июль көнне Кукмара үзәк китапханәсе һәм балалар китапханәсе китапханәчеләре Гарипова Лилия Дамир кызы һәм Закирова Фирдания Фирдинанткызы “Нараткай” җәйге лагерында ял итүче балалар өчен «Покровители семейного счастья» дигән конкурс-уен программасы үткәрделәр. Әлеге чара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә бюагышланган иде. Балалар төрле конкурс, ярышларда актив катнаштылар. Чара ахырында балалар “Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык” дигән темага рәсем-коллаж ясадылар.