Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен ел саен үткәрелә торган «Минем җирем – Россия»иҗади конкурсына старт бирде. 2014 елда оешма вакытыннан бирле конкурс аша илебезнең барлык төбәкләреннән дә 15 меңнән артык мәгълүмати проект узды. Шуларның йөзләгән се акчалата бүләккә лаек булды.
Конкурска телевидение, радио, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Интернетта авылның уңай образын формалаштырырга, авыл территорияләрен үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен таратырга, аграрийларның хезмәт әһәмиятен арттырырга, халык традицияләрен һәм тормыш рәвешен сакларга, шулай ук кече торак пунктларны үстерүнең проблемалы мәсьәләләрен билгеләргә тиешле журналист проектлары кабул ителә.
Моннан тыш, быел Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы беренче тапкыр яңа медиа вәкилләрен: блогерларны, социаль челтәрләрдә пабликлар хуҗаларын һәм YouTube-каналларны катнашырга чакыра. Шулай ук икенче ел рәттән конкурска үз эшләрен фотографлар тәкъдим итә ала – авыл тормышы темасына иң яхшы зарисовкалар Мәскәүдә һәм Россия төбәкләрендә узачак фотокүргәзмәләр бизәячәк.
Проектлар соңгы биш елда басылып чыккан эшләр циклыннан торырга тиеш, бу исә катнашучыларга үз темасын үстерүдә иң тулы итеп ачарга, ә жюри әгъзаларына – авторларның авылны үстерүгә керткән озак сроклы өлешен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Гаризалар кабул итү срогы – 2019 елның 31 августына кадәр.
Приз фонды:
шәхси авторлар өчен:
1 урын-120 мең сум, 2 урын - 85 мең сум, 3 урын - 60 мең сум.
фотожурналистлар өчен:
1 урын-120 мең сум, 2 урын - 85 мең сум, 3 урын - 60 мең сум.
социаль челтәрләрдә блогерлар, бергәлекләр һәм төркемнәр өчен YouTube-каналлар:
1 урын-120 мең сум, 2 урын - 85 мең сум, 3 урын - 60 мең сум.
массакүләм мәгълүмат чаралары өчен (редакцияләр):
1 урын-200 мең сум, 2 урын - 150 мең сум, 3 урын - 100 мең сум.
Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы октябрьдә ВДНХда узачак «Алтын көз-2019» 21 нче Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә узачак.
Конкурс номинацияләре, катнашу шартлары һәм бүләкләре турында тулырак сайтта укыгыз http://konkurs.agromedia.ru/.
Сайтның татар версиясе: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1509588.htm
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Матбугат хезмәте