Мәмәшир җирлегендә "Ике йөрәк" клубының чираттагы очрашу кичәсе "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көне уңаеннан оештырылды. Кичә җанлы аралашу, җырлар белән чәй табыны артында үтте. 35 яшьтән 45 яшькә кадәрге 27 кеше катнашты. Күрше Малмыж районыннан да уз насыйп ярларын эзләһчеләр дә килгән иде. Бик күңелле очрашу булып, тагын күрешүләр насыйп булсын дип таралыштык.