Байлангар авылында милли көрәш бәйрәме булып узды

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Бәйрәм кысаларында төрле авырлык һәм яшь категорияләрендә иң көчле көрәшчеләр билгеләнде. Әлеге бәйгедә шушы авыл җирлегеннән чыккан кешеләр генә катнашты.

6 июль көнне Байлангар авылында милли көрәш бәйрәме булып узды. Бәйрәм кысаларында төрле авырлык һәм яшь категорияләрендә иң көчле көрәшчеләр билгеләнде. Әлеге бәйгедә шушы авыл җирлегеннән чыккан кешеләр генә катнашты. Бәйрәм барышында кич буе мәйданда "Сылу кызлар" триосы, Рәфидә Агламшина, Нияз Кәримуллин, Ландыш Газизуллина, Алмаз Харисов чыгыш ясады. Резеда Кузьмина җитәкчелегендәге "Асылъяр" ансамбле чыгышы бәйрәмнең бизәге булды. Көрәштән тыш, мәйданда күңелле уеннар һәм ярышлар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International