Билгеле булганча, Корбан гаете көне Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә, ягъни 2019 елның 11 августында булачак. Татарстан казыйларының бердәм фикере буенча, бу көнне корбан чалырга өлгермәүчеләр 12 һәм 13 нче август көннәрендә шулай ук корбанлыкларын бугазлый алалар. Бүгенге утырышта корбан нисабының күләме дә тәгаенләнде: барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш 20 мең сум акчасы булган кешегә корбан чалу мәҗбүри.
Бәйрәм намазы 11 нче августта Казан шәһәрендә 4.30 сәгатьтә укылачак. Бәйрәм вәгазен иртәнге 4.00-тә башлау тәкъдим ителә. Башка шәһәр һәм авылларда гает намазы һәм вәгазе вакыты кояш чыгу вакытына карап билгеләнәчәк.
Казанда 19 урында корбан чалу оештырылачак – аларның төгәл адреслары һәм телефон номерлары белән исемлек соңрак хәбәр ителәчәк.
Тулырак: http://dumrt.ru/news/news_22439.html