«Ныклыгаиләсерләре»

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

2019 елның 8 июлендә «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Мифтахова Гөлия һәм социаль эш буенча белгече Петрова Әлфия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан «Минем имин дөнья» программасы кысаларында «Ныклы гаилә серләре»дигән чара үткәрделәр.

Чараның максаты булып балалар һәмата-аналар арасында уртак иҗади эшчәнлеккә кертү юлы белән үзара мөнәсәбәтләрне үстерү, шулай ук гаилә кыйммәтләрен ныгыту торды.

Белгечләр Петр һәм Феврониянең мәхәббәт тарихын искә төшерделәр, гаилә кыйммәтләре: мәхәббәт, тугрылык, җаваплылык, ә иң мөһиме үзара аңлашу турында искә төшерделәр. Чара барышында гаилә турында мәкаләләр һәм мәкальләр белән викторина, төрлеконкурслар үткәрелде, «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык гимны»видеоролигы күрсәтелде. Чара ахырында бәйрәм символы – бер-берсенә бәхет һәм мәхәббәт теләп ромашка ясау буенча мастер-класс үткәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International