Театр елы уңаеннан кече яшьтәге балаларга театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Зур Сәрдек авылы китапханәчесе кечкенәләр төркемендәге балалар белән өстәл курчак театры форматында “Калач” әкиятен күрсәттеләр. Аннары нәниләр белән курчаклар ярдәмендә сюжетлы–рольле уеннар оештырылды. Чара барышында балалар әкияттәге геройларның хис–тойгыларын, халәт–кичерешләрен дөрес тасвирлый белделәр.