"Форпост" үзәге" «Нараткай» балалар лагерында ял итүчеләр арасында хәрби-патриотик ярышлар оештырды.

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

 Сәламәт яшәү рәвешен, спортның хәрби-гамәли төрләрен популярлаштыру һәм яшьләрдә әхлакый һәм шәхси сыйфатлар үстерү максатыннан 2019 елның 13 июлендә Форпост үзәге   «Нараткай» балалар лагерында ял итүчеләр арасында хәрби-патриотик ярышлар оештырды.   

 Ярышлар катнашучыларның гомуми төзелүеннән башланды, анда оештыручылар командаларны сәламләделәр, максатлар һәм бурычлар белән таныштырдылар, барлык катнашучыларны ярышлар башлану белән котладылар һәм балаларга уңышлар теләделәр.   Чара берничә этапта узган ярышлар программасына багышланган иде. Беренче этап каршылыкларны җиңә белүгә багышланган иде. Икенче этапта балалар спорт снаряды ыргыту буенча көч сынашты.  Өченче этап иң азартлы булды, чөнки катнашучылар пневматик винтовкадан ату буенча көч сынашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International