Зур Кукмарада Алмаз Гаязов истәлегенә мини-футбол ярышы үткәрелде. Алмаз моннан унбер ел элек, унтугыз яшендә Казанның порх заводында фаҗигале төстә вафат була. Уен нәтиҗәләре буенча Зур Сәрдек – беренче, Саба – икенче, Зур Кукмара командасы өченче урынны яулады. Ярышны үткәрүдә мәрхүмнең әти-әнисе, якыннары, дуслары, Зур Кукмара авылы яшьләре күп көч куйды, дип хәбәр итте Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев.