Алабугада мәктәп укытучыларының өченче Бөтенроссия фестивале узды. Әлеге чарада 205ләп мөгаллим, Россиянең сигез төбәгеннән, шул исәптән Сингапур, Голландия, Болгария, Германия, Латвиядән килгән фән эшлеклеләре катнашты. Фестивальне ачу тантанасында ТР ДӘүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин катнашты. Казан федераль университеты уздырган әлеге чарада безнең районнан өч укытучы чакыру алган иде. Фестивальдә катгнашучылар өч көн дәвамында мастер-класс, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләрдә катнашканнар, лекцияләр тыңлаганнар.