Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган «Безнең китапханәдә татар китап нәшриятының иң борынгы китабы» дигән тематик акция кысаларында Кукмара үзәк китапханәсендә «Китапларда милләт язмышы» дигән китап күргәзмәсе ясалды. Безнең китапханәдәге иң борынгы китап 1940 нчы елда бастырылган Гази Кашшафның «Шәриф Камал» китабы булды.