Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы планы кысаларында районнар арасында төрле концертлар буенча иҗат коллективлары һәм Кукмара районының аерым башкаручылары Мамадыш районы Шәдче авылы концерт программасы белән катнаштылар. Авыл мәдәният йорты сәхнәсендә "Асылъяр", "Инвожо", "Кукмара кызлары", "Сылу кызлар" триосы, аерым башкаручылар: Алмаз Харисов, Ленара Сергеева, Руфинә Филиппова, Фирдәүсә Галимова, Гөлдания Ярмиева , Алсу Мингазова, Гөлшат Ризванова, Нияз Кәримуллин, Ландыш Газизуллина, Рамил Сәләхетдинов чыгыш ясадылар. Һәр номер тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде һәм көчле алкышлар белән бүләкләнде. Концерт тәмамланганнан соң Мамадыш авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков Васильевич һәм Мамадыш районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Спиридонов Степан Петрович эчтәлекле концерт өчен артистларга рәхмәт әйттеләр һәм киләчәктә районнар арасында шундый очрашулар үткәрергә теләделәр.