Терроризмга каршы мультфильмнар карау.

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

    22 июль көнне Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр очен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә тәрбияче Абдуләхәтова Фәйрузә Габделхәй кызы терроризмга каршы мультфильмнар карау оештырды. Әлеге чараның максаты балаларда терроризм турында күзаллау формалаштыру иде. Видеороликлардан карап балалар террорлык актларының төрләре (кешеләрне тоткынлыкка алу, транспорт чараларын юлчылары белән бергә урлау, шартлатулар) һәм һәр очракта үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен үзләштерделәр.

   Балалар терроризмның иң куркыныч җинаятьләрнең берсе булуын, ә террористларның армия һәм полицияне җиңә алмаучы һәм шуның өчен корал кулланып кинога килгән яки эшкә баручы гади халыкка, яки мәктәпкә бәйрәмгә килүчеләргә һөҗүм итүчеләр икәнен аңладылар.

Видеороликларны караганнан соң әлеге тема буенча озаклап фикер алышу булды.Фикер алышуда экстремаль хәлләрдә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклегенә басым ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International