"Кукмара шәһәре буенча виртуаль экскурсия»

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Бер көн эчендә безнең шәһәребезнең белән ничек танышырга? Җавап бер – виртуаль экскурсия ясау.

    22 июль көнне Кукмара муниципаль районының  мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә балалар өчен виртуаль экскурсия оештырылды.

    Әлеге экскурсиянең максаты – Кукмара шәһәре, аның истәлекле урыннары һәм уникаль традицияләре белән танышу иде. Балалар шәһәребез, завод һәм фабрикалар, оешмалар турында бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат белделәр, территориябездә нинди елгалар һәм күлләр барлыгын искә төшерделәр.

     Чара бик матур слайд-презентация белән үрелеп барды. Тәрбияче җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту темасына да кагылды. 

     Виртуаль экскурсия мәгълүмати технологияләрне куллануның нәтиҗәле формаларының берсе булып тора. Мондый виртуаль экскурсиянең үз өстенлекләре бар: реаль йөрү өчен ачык булмаган урыннарны карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International