23 нче июль 2019 ел, сишәмбе
Кукмара районы «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Тәрбия мәктәбе» социаль программасы буенча өченче дәрес үткәрелде. Дәресне комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең медицина хезмәткәре үткәрде Раимова Галина Михаил кызы. Лекциянең темасы “Ничек ятучы авыруга дөрес подгузник сайларга”. Бу социаль хезмәт күрсәтүнең инновацион формасы, ятучы авыруларга өйдә тиешле ярдәм күрсәтүче гражданнарга булышуны тормышка ашыра.
Әлеге программаның максаты-туганнарын һәм башка затларны, инвалидларны һәм өлкән яшьтәге гражданнарны өйдә карау күнекмәләренә өйрәтү.