Кукмара муниципаль районының мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә II - коррекцион төркем балалары өчен “Терроризм күренешләрен профилактикалау “ дип аталган видеофильм карау оештырылды.
Әлеге чараның максаты: терроризмның куркыныч «йөзе» һәм бу күренешнең коточкыч нәтиҗәләрен күрсәтү; терроризмнан саклану юллары турында фикер алышу; балаларның гадәттән тыш хәлләргә ориентлаша алуларына инану; терроризм актлары белән бәйле кискен хәлләрдән чыгу юлларын уйлау.
Чара барышында балалар видеофильм карадылар. Ничек теракт корбаны булмаска? Гражданлык уяулыгы нәрсә ул? Террорлык актларында үзеңне ничек тотарга? дигән сорауларга җаваплар таба алдылар.
Аннары балаларга «Әгәр...» уены тәкъдим ителде, анда алар террорлык акты янаган очракта , үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен кабатладылар. "Терроризмнан куркырга ярамый, чөнки куркыныч астында тормыш бик авыр һәм террорчылар нәкъ менә шуңа ирешә, әмма теләсә нинди ситуациядә уяу һәм сак булырга кирәк», - дип кисәтте тәрбияче.
Бу темага әңгәмәләр, видеофильмнар карау - һичшиксез, экстремаль хәлләрдә безнең балаларга ярдәм итәр дип ышанып калабыз.