2019 елның 23 июлендә Кукмара муниципаль районының мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә "Наркотикларга юк!» дип исемләнгән иҗади рәсем конкурсы үткәрелде.
Конкурсның төп максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны зарарлы гадәтләргә каршы торырга өндәү, яшьтәшләрнең басымына каршы тору күнекмәләрен булдыру, иҗади сәләтләрен үстерү.
Конкурс башында бу темага әңгәмә үткәрелде, анда наркоманиянең кеше сәламәтлеге өчен нәтиҗәләре, шулай ук бүгенге көндә наркомания проблемасының актуальлеге һәм әһәмияте ачыкланды.
Әңгәмәдән соң балалар рәсемнәр ясадылар, аларда үзләренең наркотикларга һәм зарарлы гадәтләргә протестларын белдерергә тырыштылар. Конкурс эшләре күрсәтелгән темага туры килде.
Каримова Альбина Хидиал кызы
II – коррекцион төркем тәрбиячесе