Иминлек хакына

2012 елның 31 августы, җомга
-Минемулла Миннерахманович, экстремистлыкны ничек аңларга?
-Экстремизм эшчәнлеге ул - Россия Федерациясенең Конституцион строе нигезләрен мәҗбүри үзгәртү һәм илнең бөтенлеген какшату, террорчылыкны яки террорчылык гамәлләрен халык алдында аклау, теге яки бу дин, милләт вәкилләре, социаль төркем, раса арасында дошманлык хисләре тудыру, гражданнарның дингә мөнәсәбәтенә, социаль хәленә, расасына, милләтенә, диненә карап, берәүләрнең өстенлеген, икенче берәүләрнең мескенлеген пропагандалау, шул сәбәпләр нәтиҗәсендә кеше һәм гражданинның хокукларын, иреген, законлы мәнфәгатьләрен бозу.
-Әлеге җинаятьчел күренешкә каршы көрәш прокуратура һәм хокук саклау органнары тарафыннан ничек алып барыла?
-Экстремистлыкка каршы торуның төп юнәлешләре берничә:
-экстремистлык эшчәнлеген кисәтү, экстремистлыкны тудыручы сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау һәм бетерү;
-иҗтимагый һәм дини берләшмәләрнең, башка оешмаларның, физик затларның экстремистлык эшчәнлеген кисәтү һәм туктату.
 Район прокуратурасы Россия эчке эшләр министрлыгының Кукмара районындагы бүлеге тарафыннан дини, сәяси экстремистлык күренешләрен кисәтү һәм бетерү буенча күрелгән чараларның нәтиҗәлелеген һәм тулылыгын, "Оператив эзләү эшчәнлеге турында"гы Федераль закон нигезендә күрелгән чараларның законлылыгын һәм нәтиҗәлелеген тикшерә. 2011 елда экстремистлыкка каршы тору өлкәсендә 5 тикшерү үткәрелде, 2012 елның беренче яртыеллыгында - 42 тикшерү. Әлеге тикшерүләр нәтиҗәсендә 2011 елда радикаль экстремистлыкка тартылучы буларак оператив исәптә торган 4 затка, 2012 елның беренче яртыеллыгында 2 затка кисәтү белдерелде.
-Тикшерү нәтиҗәләренә тукталсагыз иде.
-Бүгенге көндә Кукмара районы җирендә 71 дини берләшмә - мәчетләр, 3 православие чиркәве эшли. Әйтергә кирәк, бергәләп максатчан эш алып бару нәтиҗәсендә нинди дә булса җитди законсыз гамәлләргә һәм экстремистлык юнәлешендәге хокук бозуларга юл куелмады.
Шул ук вакытта районның террорчылыкка каршы комиссиясе эшчәнлегендә кимчелекләр күзәтелә. Әйтик, агымдагы елның март аенда прокуратура тарафыннан әлеге комиссиянең эшчәнлеге тикшерелде, нәтиҗәдә террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы тору турындагы закон таләпләрен бозу фактлары ачыкланды. Моннан тыш район белем бирү учреждениеләрендә үткәрелгән тикшерү вакытында да әлеге закон таләпләрен бозу очраклары күзәтелде. Әйтик, белем бирү учреждениеләренең китапханә фондлары район мәгълүмати-методик үзәгеннән бирелгән һәм мәктәп акцияләре кысасында укучылар бүләк иткән китаплардан туплана. Әлеге китаплар, экстремистлык материаллары турындагы даими тулыланып торучы Федераль исемлек белән чагыштырылмыйча, мәктәпләрнең китапханә фондына тапшырылалар. Аларда әлеге Федераль исемлек тә юк, китапханәчеләр аның турында белмиләр.
Моннан тыш белем йортларында язылып барыла торган системалы видеокүзәтү юк. Байлангар урта мәктәбендә шартлаткычка охшаган шикле предметлар һәм әйберләр табылган очракта ни эшләргә икәнен аңлата торган стенд булдырылмаган. Әлеге тикшерү нәтиҗәләре буенча экстремистлыкка һәм террорчылыкка каршы тору турындагы закон таләпләрен бозуларны бетерү турында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Мансуровка тәкъдим җибәрелде. Бүгенге көндә әлеге тәкъдим каралды, белем бирү учреждениеләренең 31 вазыйфаи заты дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Агымдагы елның март аенда Россия эчке эшләр министрлыгының Кукмара районындагы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә аеруча мөһим, яшәешне тәэмин итүче объектлар: Кукмара сөт-май комбинаты, тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинатының техник яктан ныгытылуы, террорчылыктан сакланышы тикшерелде. Гадәттә, террорчылыкка каршы тору законын бозулар мондый: товар-матди байлыкларны саклый торган биналарда полицияне ашыгыч рәвештә чакыру төймәләре юк, сак-янгын сигнализациясе куелмаган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча алда әйтелгән предприятие җитәкчеләре адресына әлеге закон бозуларны бетерү турындагы тәкъдимнәр бирелде, һәм бу тәкъдимнәр каралып, гаепле ике зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
-Поселоктагы күпкатлы йортлар, халык күп җыела торган объектлар яман ниятен тормышка ашырырга теләүчеләр өчен уңайлы урын булып саналалар. Аларда куркынычсызлык таләпләре үтәләме - бу хакта тикшерү нәтиҗәләре ни сөйли?
-Террорлык актларын кисәтү һәм булдырмау максатында прокуратура тарафыннан Кукмара поселогындагы күпфатирлы йортлар тикшерелде. Эшчеләр тыкрыгындагы 12нче йорт, Ворошилов урамындагы 6, 10нчы йортлар, Майская урамындагы 61нче йорт, Тимер юл урамындагы 12нче йорт "Северный" ТМШ идарәсенә карый, әлеге идарә йортлардан файдалану, ремонтлау, йортларны карап тоту вазыйфаларын үти, шулай ук торак йортларда яшәүчеләрнең иминлеге өчен җаваплы.
Тикшерү барышында алда әйтелгән йортларда техник чардак биналары бар, алар ачык тора, чардакка иркенләп үтеп керергә була. Подвалларга һәм чардакларга чит кешеләрнең керү мөмкинлеге террорлык акты кылу өчен уңай шартлар тудыра. Әлеге тикшерүләрдән соң "Северный" ТМШ рәисе А.Әхмиева исеменә тәкъдим җибәрелде, тәкъдим каралганнан соң, А.Әхмиева дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Июнь аенда прокуратура, эчке эшләр һәм җирле үзидарә органнары халык күп җыела торган сәүдә-күңел ачу урыннарының иминлеген һәм террорлык актларыннан сакланышын тикшерде. Болар: "Ратмир" сәүдә үзәге, Колхоз базары, "Зилант" спорт мәктәбе, "Олимп" Боз сарае, тимер юл вокзалы. "Олимп" һәм "Зилант"та, тимер юл вокзалында кеше иминлеге өчен югарыда күрсәтелгән шартлар тудырылмаганлыгы ачыкланды, әлеге оешма җитәкчеләренә закон таләпләрен бозуны бетерү өчен 3 тәкъдим җибәрелде.
-Дини оешмаларның эшчәнлеге контрольгә алынганмы?
-Быел август аенда республика прокуроры кушуы буенча Кукмараның Нур Баян урамындагы 3а санлы бинада урнашкан"Хәйрия" мәчетендә тикшерү уздырылды. Китапханәсендә, китап шкафында, имам-хатыйп бүлмәсендә тыелган экстремистлык рухындагы, Федераль исемлеккә кергән китаплар табылды: "На пути к Карану", авторы Кулиев Э.Р. (рус телендә), "Коръәнгә килү юлында", авторы Кулиев Э.Р.- 2 данә, "Крепость мусульманина", авторы Са-ид Бин Али Бин Вахф Аль Кахтани (рус телендә), "40 хәдис", авторы Имам ән Нәвәви (татар телендә). Әлеге китаплар Оренбург шәһәренең Ленин районы судының 21.03.2012 елгы карары белән экстремистлык рухындагы материалларның Федераль исемлегенә кертелде һәм бу китап исемнәре Халыкара Интернет челтәрендә юстиция өлкәсендәге башкарма властьның Федераль органы сайтына урнаштырылды, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында басылды. Бу китаплар "Хәйрия" мәчетенә йөрүчеләр арасында таратылу өчен файдаланырга мөмкин дигән мәгълүматлар алынды.
-Быел июль аенда Казанда булып үткән вакыйгалар экстремистлык эшчәнлегенең безнең төбәк өчен дә ят булмавын раслый...
-Әйе, Рамазан ае башланыр алдыннан башкалабызда булган теракт вакытында Татарстан Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәиз яраланды, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт атып үтерелде. Бу аянычлы хәл һәм шушы юнәлештәге башка вакыйгалар берәүнең дә экстремистлык эшчәнлегеннән тулысынча сакланмаган булуын исбатлый. Форсаттан файдаланып, халыкка шуны җиткерәсем килә: бу яман күренешкә каршы тору өчен барыбызның да - закон сагында торучыларның да, халыкның да бердәм булуы, үзара хезмәттәшлек итүе кирәк. Шик тудырган бер генә әйбергә дә, күренешкә дә битараф калмасак иде. Халык күп җыелган урыннарда аеруча игътибарлы булу сорала. Битарафлыкның, игътибарсызлыкның аянычлы нәтиҗәләргә китерү ихтималын беркайчан да онытмыйк.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Районыбызда экстремистлык һәм террорчылык гамәлләренә юл куелмас, дип ышанабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International